Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Каз каклау рецепты

Тозлы какланган ит яратучылар биш көннән ашый да ала. Ә чын-чынлап каз 3-4 айдан гына өлгерә.

Казны юып, яхшылап саркытабыз. Аннары эчен һәм тышын тоз белән ышкыйбыз. Кайберәүләр сарымсак белән дә ышкый.

Моның өчен сарымсакны ваклап турарга кирәк. Сарымсак белән ышкыгач, ул бер сәгать сеңеп торсын. Тозны сарымсактан соң гына ышкыйсы. Бер казга якынча 300-350 гр тоз кирәк.

Соңыннан аны «сулый» торган тукымага төрәсең. Мин үзем дүрт катлы марляга төрүне җайлы күрәм. Казны җиләс урынга эләбез. Безнең казлар йорт түбәсе астында чормада эленеп тора.

Тозлы какланган ит яратучылар биш көннән ашый да ала. Ә чын-чынлап каз 3-4 айдан гына өлгерә.

Альмирә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә