Кореяча кыяр салаты рецепты (фото)
Аш-су бүлмәсе

Кореяча кыяр салаты рецепты (фото)

Тәмле булсын!

Лилия Әскаровадан кореяча кыяр салаты рецепты:

5 кг кыяр
8 уртача кишер
10 татлы борыч
3 кашык тоз
1 стакан сыек май
1 стакан уксус
1 стакан шикәр комы
20-25; шт түгәрәк кара борыч
1 кап кореяча кишер өчен приправа
Гвоздика 10 шт
Кориандр 15-20 шт.
2 баш сарымсак.

Кыярны өлешләргә бүлдем. Кишерне кореяча теркадан үткәрдем. Борычны озынчарак кискәләдем. Сарымсакны сыттым. Калган кушылмаларны салып болгаттым. 3 сәгать шулай болгаткалап торабыз. Аннан кәстрүлдә кайнатып чыгарып, 2 минут кайнатабыз да, стерильләшкән банкаларга ябып куябыз.

Тәмле булсын!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев