Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Куныр авылы мөгаллимәсе Гөлшат апа Закирова кызларыннан кабак ашы рецепты

Кабакларыгыз әлегә кадәр сакланган булса, ниләр пешерик икән дип аптырамагыз, кабак ашы пешерегез!

Артык зур булмаган ярты кабакны турап, сыек май, тоз, укроп сибеп, йомшарганчы духовкада тотарга. Ул арада табада артык вак итеп турамыйча гына 1 кишер, 1 суган, уртача кабачкиның яртысы, 1 болгар борычы, 1 помидорны тушить итәргә, кабачки, кишерләр йомшарып киткәнче. Тәменчә тоз, борыч өстәргә. Боларның барысын кабак белән кушып, бераз шулпа я булмаса кайнаган су өстәп, блендерда тугларга.

Гренки өчен ипи я батонны шакмаклап турап, сыек май салып (мин зәйтүн мае алдым), бераз тоз, паприка я башка тәмләткечләр белән әвәләп кибеп кетерди башлаганчы духовкада тотып алырга.

Ашларыгыз тәмле булсын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш су