Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Мәрьям Миңнегуловадан эклер рецепты

210 гр мичтә иң элек 10 минут тирәсе пешерергә, аннан 180 гр ка калдырып тагы 25 минут пешерәсе. Калынрак булса озаграк тотыгыз

Камыр өчен кирәк:
Су—250 мл(яртысы сөт, яртысы су булса тагы да шәп, матур булып кызара)
Ак май—100 гр
Чеметеп кенә тоз
Он—1 стакан
Йомырка— 5 штук

Эшләү тәртибе
Калын төпле мискегә салабыз суны, тозны. Кайнарга куябыз. Салабыз ак майны. 2 минутлар тирэсе кайнагач газыбызны кысып онны салып болгатабыз. Камырыбызны болгата болгата үзләндереп бетерәбез. Газдан алып суытабыз. Йомырка пешмәслек дәрәҗәгә җиткәч берәмтекләп йомыркаларны салып тугылыйбыз. Әзер массаны кондитер мешокка салып пергамент җәелгән табага үзебез теләгән формада салып чыгабыз. Духовкага пешерергә озатабыз.

Тәмле булсын!! 
210 гр мичтә иң элек 10 минут тирәсе пешерергә, аннан 180 гр ка калдырып тагы 25 минут пешерәсе. Калынрак булса озаграк тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев