Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Рафилә Шәмсетдиновадан вак бәлеш рецепты

Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингридиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.

Эчлеге: 500 г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5 стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае.

Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингридиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга.

Камырны өлешләргә бүлеп, түгәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, пәрәмәчләр ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемга берешәр ч.к. шулпа өстәп чыгасы. Шулпа урынына, 2 а.к. сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була. Тәмле булсын!!!

Чыганак: https://vk.com/public212339245?z=photo14072400_456240649%2Fwall-212339245_32

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев