Риммадан крем-аш рецепты
Тәмләткечләр урынына бары тик кипкән бөтнекне ваклап салырга була, бөтенләй башка тәм бирә
Кирәк булачак:
Туралган баллы кабак- 200-300 гр.
Бәрәңге - 150гр.
Суган -1 шт.
1 кечкенә кишер.
Барысын бергә үзләре күмелерлек суда пешерәсе һәм блендер белән пюре формасына китерәсе.
1 кечкенә чәй калагы тоз, төеп чеметем генә кориандр, мускат чикләвеге, ысланган паприка (копченая паприка)
2 нче вариант: тәмләткечләр урынына бары тик кипкән бөтнекне ваклап салырга була, бөтенләй башка тәм бирә.
Соңыннан 100-150 мл. сөт өсте (сливки) өстибез. Кипкән ипи, кунжут белән бизәргә, зәйтүн мае сибәргә була.
Автор: Римма Хуснуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев