Тәмле булсын!
Калган күмәч, батоннан аш янына тәмле кыздырылган ипи кисәкләре әзерләргә була.
Моның өчен ипине шакмаклап турарга. 2-3 аш кашыгы үсемлек мае яки эретелгән атланмайга сарымсак порошогы кушарга. Аңа үзегез яраткан тәмләткечләр, киптерелгән укроп, петрушка яки прованс үләннәре өсти аласыз.
Майлы катнашманы ипигә кушып, яхшылап болгатырга һәм коры табага таратып, кызган духовкада 15 минут чамасы киптерергә кирәк.
Нет комментариев