Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Тәмле пирог рецепты

Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым.

Песочный камыр өчен:( катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр)

50 г чүпрә
300 г сметана
250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез)
2 йомырка
Тоз ярты бал кашыгы
2 аш кашыгы песок
1 кг якын он

Эчлек өчен: ике пирогка (диаметр 28)
250 г сметана
250 г сгущенка
2 йомырка
500 г сөяксез кара җимеш ( чернослив)
Әчтерхан чикләвеге

1) Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшарттым. Мясорубкадан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса песок.
2) 2 йомырканы миксер белән күперттем. Сметана һәм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз бераз песок салыгыз.
3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек караҗимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.
4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым. 

Тәмлетамак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә