Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тәмле компот кайнату ысулы

Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән мәл. Сезгә тагын бер рецепт тәкъдим итәбез.

Татлы чорга аяк бастык бит! Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән мәл. Ашап кына түгел, карап һәм иснәп туймаслык бит үзен. Кышка җәй тәмен ничек сакларга соң? Сезгә җиләкле рецептларны туплап бирергә булдык.

Тәмле булсын!

Компот

Кирәк булыр: 1–1,5 стакан җиләк, 1 стакан шикәр комы, 5 г ванилин, 3 л су.

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә җиләк, шикәр комы салырга. Шуңа кайнап торган су салып, капкач белән ябып куярга. 10–15 минут үткәч, банкадагы суны кәстрүлгә бушатырга. Шушы суны кайнатырга куярга. Шуңа ванилин өстәргә. 5 минут кайнатасы. Әзер сиропны кабат җиләкле банкага салырга. Капкач белән ябып, калын чүпрәк белән банканы капларга. Суынганнан соң, салкын урынга сакларга куярга.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә җиләк компот