Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Томат согы ясап караганыгыз бармы?

Сезнең игътибарга томат согын ясау рецептларын тәкъдим итәбез. Ясап карагыз да, нәтиҗәсен хәбәр итәрсез?..

?Быел помидор күп, аннан томат согы әзерләп куя аласыз. Томат согын әлеге рецепт белән ясавы бик уңайлы, тәмле дә була.
Помидорны турап, блендерда әйләндерергә. Бернинди кисәкләре калмый, сөзәргә дә кирәкми. Чамалап тоз өстәргә һәм талгын утта 5-7 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.

Рәмзия ГАЛЛӘМЕТДИНОВА, Казан.

?Томат согын ел саен ясыйм, яхшы саклана, тәмле була. Тозын үзегез теләгәнчә өсти аласыз.
1 литр сок өчен: 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз.
Помидорларны юып, сок чыгаргычтан согын чыгарырга. Минем 10 кг помидордан 8 литр сок чыкты. Кәстрүлгә салынган сокка тоз белән шикәр комын кушып болгатып, 6-7 минут кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып куярга. Кайнап чыккач та күбеген җыймагыз, кайнаганда ул үзе бетә, бераз калса да зыянлы түгел.

Кадрия ИШМУРЗИНА, Кукмара.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә томат согы