Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тозны дөрес сайлагыз!

Кышкылыкка кәбестә тозлаганда берничә киңәшне искә алыгыз.

Шимбә-якшәмбе көннәре ял итү өчен генә түгел, кышкылыкка әзерләнү өчен дә уңайлы. Бакчада көзге эшләрне тәмамларга, кышкылыкка кәбестә тозларга була. Җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Укроп белән
Укроп белән тозлаган кәбестә аеруча тәмле була. Көннәр коры чакта ук бакчада үскән хуш исле укропның орлыгын җыеп куярга кирәк. Кәбестә тозлау вакыты җиткәч, әзер укропны куллану бик уңайлы була.

Тозлау өчен 3 килограмм чамасы булган бер баш кәбестә, уртача зурлыктагы 3 кишер, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы коры укроп орлыгы кирәк булачак. Ваклап туралган кәбестәне уңайлы киң савытка салабыз һәм өстенә тоз сибәбез. Кышкылыкка тозлый торган кәбестәгә тозны да дөрес сайларга кирәк, аның өчен эре тоз (каменная соль) яхшы була. Вак яисә йодлы тоз ярамый.

Кәбестәне бутыйбыз һәм кул белән бераз уабыз. Вак кыргычтан чыгарылган кишерне һәм укропны кушып, тагын бутыйбыз. Өстенә авыр әйбер куеп, өч көн җылы бүлмәдә тотабыз. Бу вакыт эчендә газы чыксын өчен кәбестәне әледән-әле агач таяк белән тишкәләп торабыз. Шулай эшләмәсәң, аңа әче тәм керә. Өченче көнгә кәбестәне чиста, коры банкаларга тутырып, базга төшереп куябыз.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су