Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Түбәтәй торты

Тәмле булсын!

Камыр өчен: 5 йомырка, 150 г шикәр комы, 80 г сөт, 65 г үсемлек мае, 185 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, бер чеметем тоз.

Крем өчен: 450 г 20 %лы каймак, 200 г йомшак эремчек, 5-6 аш кашыгы шикәр пудрасы.

Йомыркаларны шикәр комы, тоз сибеп, миксер ярдәмендә күпертергә. Он, камыр көпшәкләгечнең яртысын иләп, йомыркалы массага кушарга. Бүлмә температурасындагы сөт өстәргә. Калган онны кушып болгатырга. Аерым савытта үсемлек маена берничә кашык камыр салып бутарга, аннан камырга өстәргә.

Духовка табасына пергамент җәеп, камырны тигезләп салырга. 180 оС кызулыктагы духовкада әзер булганчы пешерергә. Суынгач, торт төбенә яраклы итеп түгәрәк кисәргә, калган өлешен шакмаклап турарга. Тирән савыт эченә пакет куеп, шакмакларны кремга манып, савытны тутырырга. Җиләк-җимеш салырга була. Төбенә түгәрәк коржны ябарга. 5-6 сәгатьтән тортны әйләндереп, савыттан чыгарырга. Калган крем белән тигезләргә. Үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
 

Гөлия Балтина

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә