Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Үрдәк пешерәбез

Тәмле булсын!

1нче ысул. Үрдәк (яки каз), 1 кап тоз, 8-10 л су, 8 караҗимеш, 1 әр алма, әфлисун, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы аджика.
Салкын суга тоз салып болгатып, азрак эретергә. Үрдәкне 1 тәүлек тозлы суда тотарга. Аннан тозлы судан алып, түшеннән берничә урыннан тишкәләргә һәм аджика, угычтан уылган сарымсак сыларга. Әфлисун согы тамызып ышкырга һәм эченә караҗимеш, туралган алма, әфлисун тыгып, берничә сәгатькә суыткычка куярга.
Маринадланган үрдәкне җиңсәгә тыгып, баш-башын бәйләргә. Һавасы чыксын өчен, җиңсәнең өстен берничә урыннан тешчистарткыч таякчык белән тишкәләргә һәм 180 оС кызулыктагы духовкада 1 сәгать 40 минут пешерергә. Аннан җиңсәне ачып, тагын 20-40 минут өсте кызарганчы тотарга. Вакытын үзегезнең духовка буенча карагыз.

Гөлия БАЛТИНА, Казан.

 

2нче ысул. 10 л суга 1 кг тоз салып, каз яки үрдәкне 1 тәүлеккә батырырга.
1 тәүлектән шушы тозлы суда казны плитә өстенә пешерергә куябыз, кайнап чыкканнан соң, 20-30 минут пешә. Аннан плитәдән алып, суынганчы шул суында торырга тиеш. Суы суынгач, казны алып, саркытабыз һәм өстенә майонез, соя соусы, аджика, гәрчич кушылган катнашма сылап, духовкада кызартып алабыз.

Алена ШАКИРОВА, Кукмара районы Янил авылы.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үрдәк