Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Үз согында маринадланган помидор

Тәмле булсын!

2 л яңа сыгылган томат согына 1,5 стакан шикәр комы, 3 кашык тоз салып кайнатып чыгарабыз.

Стерилизацияләнгән 1 әр литрлы банкалар төбенә 1әр укроп башы, 3 әр тырнак сарымсак, 4 әр бөртек кара борыч, 1әр лавр яфрагы, 2шәр канәфер салып калдырабыз.

Яхшылап юылган, төбенең әйләнәсе теш чистарткыч таякчык белән берничә җирдән тишелгән уртача зурлыктагы, өлгергән, ләкин йомшармаган помидорлар тутырып, савытлар тулганчы, кайнар сок коябыз.

Зур кәстрүл төбенә калын салфетка җәеп, банкаларны шуңа тезеп тутырабыз, калай капкачларын өстенә генә куябыз. Банкаларның муентыгына җитәрлек итеп җылы су салабыз, 15 минут талгын утта кайнатканнан соң, берәр аш кашыгы 9 % лы уксус салып, капкачларын борып ябабыз.

2 л сок 1 литрлы 6 банка помидорга җитә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помидор маринадлау