Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Зур белен

Мин дә бер тәмле рецептка юлыктым бит әле

Кирәк була:
- 750 гр. җылы сөт
- 2 йомырка
- 1 аш кашыгы шикәр комы
- тәменчә тоз
- 300-400 гр. он
- 70 гр. эретелгән ак май (маргарин түгел, именно ак май белән тәмле)

Эш тәртибе болайрак:
Сөт белән йомырканы бергә шәп итеп венчик белән болгаттым. Аңа шикәр комы, тоз салдым. Болгатуны дәвам иттем. Тозны ярты бал кашыгы чамасы салырга кирәк. Бер коймак пешереп карагач, тәмен чамаларга була.
Онны әкренләп кушам, камыр бик сыек та, куе да булырга тиеш түгел.
Ахырдан майны эретеп салдым. Массада төерләр калмаслык итеп болгаткач, масса әзер була.
Пешерү вакытында иң беренче табаны майладым. Аннан камырны агызып, таба буйлап җәйдем.
Коймакның бер ягы кызарып киткәч, кире ягын әйләндердем.
Пешкән кайнар тәмле коймакны болай гына да ашарга мөмкин, теләгән кеше куертылган сөт (сгущёнка) яки җиләк-җимеш кайнатмасы (варенье) сөртеп ашый ала.
 

Автор: Гөлнара Әхмәтҗанова.

Чыганак: Татар ашлары

Фото чыганак: Татар ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев