Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Җәйрәп яткан иген кырларында эшләр гөрли

Хәерле сәгатьтә игенчеләребез урып-җыю кампаниясен башлап җибәрделәр

Урып-җыюга стартны «Дуслык» җәмгыяте бирде. 2024 елда алар уракка 20 июльдә чыккан булсалар, узган ел – 26 июльдә, агымдагы елда исә бу эшләр 23 июльдә башланып киткән. Алар артыннан инде башка хуҗалыклар да өлгергән культураларны ындыр табагына кайтара башлады.

29 июль көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлегә «Бөрбаш», «Алга» һәм «Уңыш» хуҗалыклары гына урып-җыюга керешмәгән.

Бер гектардан алынган уртача уңышка килгәндә, «Кызыл юл»да – 50,1 центнер, «Татарстан» һәм «Смәел» җәмгыятьләрендә – 50 центнер, «Якты юл» җәмгыятендә – 48,3 центнер, «Труд» җәмгыятендә – 44,3 центнер.

Бу атнада без Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең иген кырларында булып, эш торышы белән танышып кайттык.

Игенченең уңганлыгы, игенченең хезмәт яме, игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә, дип җырларда җырланган һәм бу юктан гына да түгел. Бу атнада Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең игенчеләре янында булдым. Көзге бодайны суктырган көннәре иде. Бер минутка да эшләреннән туктап торасылары килми, булган игеннең бөртеген дә югалтмыйча, җыеп алу максаты белән эшлиләр.


Комбайннарның бункерлары тулган араны көтеп, хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Мөхәммәтҗанов белән сөйләшеп алдык.

– Безнең җәмгыятьтә көзге бодай барлыгы 530 гектар мәйданда игелде, шуның 350 гектарын суктырып алдык инде. Аннан тыш 56 гектарда көзге арыш һәм 200 гектарга якын тритикалене сугып аласыбыз бар. Язгы культураларга килгәндә, 500 гектардан артыграк мәйданда арпа, 600 гектар кукуруз һәм 250 гектар чамасы көнбагыш үсә. Кукурузның 150 гектары орлыкка алырга планлаштырыла. Узган ел бөртеккә алганы малларга ашатырга тулысынча җитте, шуңа быел мәйданнарны арттырмаска булдык.

– Бүгенге көндә басуны сугып китүгә саламны пресслар өчен тракторлар килеп, рәттән эшләп баралар. Хуҗалыкка тиешле күләмдә печәннәр өләшенде. Терлек азыгы тупланып бетте, анысы да быел бик мулдан булды, барлыгы 9500 тонна яшел азыкны траншеяларга салып куйдык. Узган елгыдан да запаслар күп калган иде.

Урак чорының җаваплылыгы басу белән генә чикләнми. Ашлыкның һәр бөртеге тиешенчә эшкәртелеп, саклауга куела. Шуңа күрә Кили авылында урнашкан ындыр табагында да хезмәт бер мизгелгә дә туктамый. Басудан кайткан бөртекләрне хуҗалыкның 80 тонна сыйдырышлы ашлык киптергече аша уздырабыз. Дымлылык беренче көннәрдә 18 % булса, хәзер инде 13,6 %ка төште. Симәнә белән шөгыльләнә торган хуҗалык буларак, симәнә әзерлегенә, аның сакланышына бездә бик зур игътибар бирелә. Көзге бодай, көзге арышны сатып алырга теләүчеләр күп, хәтта әле басудан сугып алынмаганына да. Быелгы ел кукуруз, көнбагышка бик әйбәт килде, ә менә көзге культуралар чигенкерәк булды. Көзге бодайдан соң көзге арыш, аннан соң тритикалега, алар артыннан арпага керәчәкбез, – ди баш агроном.


Әлеге хуҗалык басуында вакытта шуңа игътибар иттем, биредә барысы да диярлек яшьләр тупланган. Арада зур тәҗрибәгә ия Илфат Әсхадуллин бар, ул инде күпләр өчен үрнәк тә, күпләр өчен укытучы да булып торырдай шәхес.

Илфат Әсхадуллин өчен бу урак 43нчесе. Шушы еллар эчендә ул нибары өч кенә комбайнда эшләгән: «Нива», «ДОН» һәм бүгенге көндә иярли торган «Тукано».

Быел игеннәр бик мул уңыш бирер кебек. Әле көзге культураларны сугабыз, сабанга керешмәдек, анысы да сынатмас дип ышанам. Гомер буе шушы юлда булгач, басу-кырларны гел күзәтеп йөрим. Минем өчен урак чоры ул басуга сугарга чыккан көннән түгел, ә комбайнны төзекләндерә башлаган минуттан башлана. Комбайнны әйбәтләп ремонтлап кую ул төп максат, чөнки инде иген кырына чыккач ремонтка вакыт әрәм итеп булмый.

43 ел элеккә әйләнеп кайтсак, ул вакытта басуга 30 комбайн чыга иде, мин эшләгән «Нива» 27нче номер астында иде, – дип искә ала Илфат әфәнде.

Нурсил Маннанов комбайнда унынчы сезонын хезмәт куя. Безнең хуҗалык ел саен районда гел алгы урыннардан төшми. Быел да шул югарылыкны югалтасы килми. Эшләү дәверендә берничә мәртәбә вымпел алырга насыйп булды. Игенченең хезмәтен күрә, югары бәяли торган кызыксындыру чарасы ул. Аны алырга да, аңа лаек булырга да бик рәхәт, ди Нурсил.

Фирдүс Гарифуллин комбайндагы хезмәт юлын атаклы игенче Фәргать Гаязовта ярдәмче булып эшләп башлап җибәрә. Ул чакта дүрт ел «ДОН» комбайнында уракта ярдәм итә ул. Үзе әле икенче ел гына штурвал артында. Шулай да ике елны чагыштырып караганда, быелгы урак узган елдагысыннан мулрак, ди яшь комбайнчы.

Илгизәр Мифтахов өчен быелгы урак тәүгесе дияргә дә була. Дөрес, армия сафларына хезмәт итәргә киткәнче ул комбайнчы ярдәмчесе буларак беренче чирканчыкны алган булган, тик аннан соң тракторда гына хезмәт куйган, башкача «кыр корабы»н иярләмәгән. Быелгы уракта ул үз көчен сынап карарга булган, ярдәмчесе Фәнил Закиров белән уртак тел табып, матур гына эшләп йөргән көннәре.

Игенче өчен төп киртә булып табигатьнең көйсезләнүе тора. Алар күктә кара болытлар барлыкка килеп, яңгыр ява, эшләргә мөмкинлекне бетергәнче дип вакыт белән ярышып эшли. Узган елның көзеннән бүгенгәчә күпме кешенең хезмәте кергән уңышларны югалтуларсыз җыеп алу алар җилкәсенә төшкәнне дә игенче яхшы аңлый. Шушы җаваплы чорда исән-сау эшләргә язсын иде аларга.

Басудагылар янына хуҗалык җитәкчесе, агроном, инженердан тыш, беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Лилия Бариева да гел килеп йөри. Ул инде эш барышы белән танышу өчен түгел, комбайнчыларны, ярдәмчеләрне, шоферларны әзрәк ял иттерү максаты белән, эсседән сакларга салкын сулар, татлы карбызлар алып килә. Мондый игътибарга бик сөенә шофер-механизаторлар, кайгыртканны кайсыбыз яратмый соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте