Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Арборда бердәм эшлиләр (фото)

Саф татар авылында механизаторлар арасында рус исемнәрен ишетү алдагы елларда колакка сәер яӊгыраса да, бу килүебездә инде Арборда гадәти күренешкә әйләнгән, читтән килеп хезмәт куючылар тагын да арткан икән.

Моныӊ сәбәбен сорагач, хуҗалык рәисе Хәмит Баязитов «колхозда һәркемгә эш җитә», дип кыска гына җавап бирде. Дөрестән дә, күрше авыллардан килеп эшләүчеләргә шартлары тудырылган, ашау оештырылган, иртә-кич барып алалар, илтеп куялар, хезмәт хакы вакытында түләнә, эше булгач, нигә теләге булганнарга мондый мөмкинлекне бирмәскә, ди. Элек-электән тирә-як мари, удмурт авыллары белән аралашып яшәгәнлектән арборлылар үзләре моӊа әллә ни игътибар да итми. Әнә, комбайннар янында мәш килеп ремонтлап ятучы механизаторларныӊ төрле милләттән булсалар да, аӊлашып, берсе-берсе белән ярдәмләшеп эшләгәннәре күренеп тора. Бүгенге көндә терлек азыгы хәзерләү, сөт савуны оештыру бик кирәк юнәлешләр булса да, комбайннарны ремонтлау, «басу корабларын» ныклы итеп яӊа сезонга әзерләү четерекле һәм гаять мөһим бурыч икәнен монда яхшы аӊлыйлар. Һәр комбайнчыга ярдәмче итеп бары стажлы һәм мондый техника белән идарә итәргә рәсми хокукы булганнар беркетелгән. 4 «Нива» һәм бер «Енисей» белән моӊарчы урып-җыю сезонын уӊышлы башкарып килгәннәр, шулай да аларныӊ инде һәрберсенеӊ 10-15 ел эшләгәнлеген исәпкә алып, киләчәктә яӊаларын булдыру турында уйлыйлар. Комбайнчылар арасында иӊ тәҗрибәлесе Нурулла Ульданов та комбайнныӊ һәр детален үз кулы аша үткәрә, өстәмә калайлар сала-сала комбайн да калынаеп бетте инде, дип елмая ул. Габделхак Әсхадуллин, Александр Пайбактов, Александр Владимиров үзләренә беркетелгән «Нива»ларны ремонтласалар, Вениамин Ермаков «Енисей» янында мәш килә. Һәркем комбайныныӊ төзек булуы һәм күбрәк җитештерүчәнлерәк эшләргә кирәклеген яхшы аӊлый. Бер комбайнга туры килә торган сугу мәйданы монда югары, ул 260 гектарны тәшкил итә. Димәк, урып-җыю чорында һәр минут кадерле булачак. Басуларда игеннәр куандыра, алар исән-сау җитешеп, тиз арада җыеп алырга көннәре дә булсын иде, ди хуҗалыкныӊ баш агрономы Марат Галләмов. 1992 елдан туган җирендә хезмәт юлын башлаган Марат терлек азыгы әзерләү өчен дә җаваплы, орлыкчы агроном да ул һәм башка беркетелгән хезмәтләре дә бихисап. Шулай да һәр өлкәне колачлап, җиренә җиткереп эшләргә тырыша баш агроном. Хәер, бу хуҗалыкта эшләүче һәр белгеч турында нәкъ шулай дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250