Озын кышлардан соң авыл халкы бу көнне зарыгып көтеп ала.
Авыл җирлекләре белән элемтәгә чыгып бүгенге көндә кайсы авылларда көтү чыгу-чыкмау белән кызыксындык. Мәсәлән, Комзавод авылында 10 май көнне үк сөтлебикәләр иркен болыннарга чыккан. Бөрбаш Сәрдегәне һәм Шубан авылларында исә 14-15 май көннәрендә беренче чыбыркы тавышы яңгыраган. Түләүләргә килгәндә, авылларда төрлечә хисап ясыйлар, 300 сумнан алып 1000 сумга кадәр хак түләүче җирлекләр бар.
Калган авылларда да сыерлардан алынган кан анализларының нәтиҗәләрен көтәләр. Озакламас, иркен тугайлар малкайлар авазына һәм чыбыркы шартлаткан тавышка күмелер. Мал-туарлар гына исән-сау булсын.
Нет комментариев