Алдагы елларда ул вакытта колхозлар, диеп аталган заманнарда азык чөгендерен игү киӊ таралган иде. Өй саен, морҗа башыннан, кеше саныннан гектарлап бүленгән чөгендер җире күпләрнеӊ төшләренә кергәндер.
Кайбер принципиаль җитәкчеләр чөгендер эшкәртүдә үз гаиләләрен дә өлеш чыгарлар иде, дип беләм. Кул көче белән башкарыла торган хезмәте күп булганлыктан, эшче көче кими башлагач, икътисадый яктан файдасы юк икән, дип җайлап бу культураны игүдән читләштеләр. Ә шулай да, мул сөт саварга уйлаган хужалыклар азык чөгендерен һаман да үз итәләр. Районда ул 62 гектар җирдә игелә, шуныӊ иӊ күбе - 20 гектары «Кызыл юл» һәм 17 гектары - «Татарстан» хужалыкларында. «Сорнай», «Смәел» һәм «Борнак» хужалыкларында да аз булса да, ул игелә. «Сорнай» хужалыгы инде җайлап чөгендерне малларга ашатуга тота башлаган, уртача һәр гектардан уӊыш 250 центнер икән.
Нет комментариев