Сыйфат атналыгы кысаларында 17 ноябрь Балтачта үткән ярминкәдә дәүләт алкоголь инспекиясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучыларга консультацияләр үткәрде.
Чарада «Икмәк» комбинаты киң ассортиментта ит ризыклары, «Арча» җәмгыяте сөт ризыклары, «Балтач ит ризыклары» җәмгыяте ярымфабрикат ит ризыклары, макароннар тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә җирле җитештерүчеләр, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән үрдәк, каз, чеби ите, бал сатып алырга мөмкин иде. Үзебезнекеләр белән беррәттән «Пестречинка», «Чаллы бройлер» җәмгыятьләре, Яшел Үзән сөт комбинаты, Арча балык хуҗалыгы, Ккумара итек фабрикасыннан да сатучылар сәүдә итте.
Чара барышында ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучыларга консультацияләр үткәрде, мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя» газетасы тапшырды.
Нет комментариев