Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачның “Дуслык” җәмгыятендә сенажны биоконсервантлар белән салалар

Көннәрнең көйсезләнеп торуы "Дуслык" җәмгыяте эшчәнлегенә аяк чалганмы дигән сорауга җавап эзләп, баш агроном Сергей Макаров белән элемтәгә кердем.

Дөрестән дә, көн дә килеп явып киткән яңгыр печән әзерләргә киртә булган. Шулай да биредә сенаж салу эше гөрләп бара. Әлеге юнәлештә алга карап эшләргә өйрәнгән "Дуслык" җәмгыятенең узган елдан калган запас сенажлары бар, инде быел салынганнары да күзгә күренерлек. Шуның өстенә яңарышлар да байтак биредә. Пор Көтәш фермасы янында өч баз сафка тапшырылган, Түнтәрдә узган ел ике баз эшләнсә, быел тагын төзелеш эшләре дәвам итә. Шулай итеп биредә күләмне генә арттыру артыннан кумыйлар, ә сыйфат яхшырту өстендә дә эшлиләр. Моның өчен биоконсервантлар кулланалар. Әлеге ысул терлек азыгының сыйфатын саклап кына калмыйча, сөтнең сыйфатын яхшырту максатыннан да эшләнә икән.

- 952 гектар күпьеллык үләннәребез бар, шуның 80 гектарын симәнәгә калдырачакбыз. Калганыннан печән әзерләп булмау сәбәпле сенаж салабыз, шулай да 200 гектар мәйдандагы үләннәр махсус печән өчен дип саклана. Бүгенге көндә 2564 тонна сенаж әзерләнеп траншеяларга салынды инде, әле тагын 300 гектар җир урганы бар. Әлеге эштә Айдар Хәбибуллин, Илһам Мотыйгуллин, Виталий Игнатьев, Олег Яковлевлар тырышып хезмәт куя, - ди баш агроном.

"Дуслык" җәмгыяте белгечләре язның бик яхшы килүен ассызыклый. Чәчкән орлыклары бик яхшы тишелгән, күз тимәсен иде, дип тели алар хәзер. Һава торышы печән өчен дә, урак өчен дә ачылачак дип ышаналар биредә. Амин шулай булсын, җир кешесенең хезмәте юкка булмасын, маңгай тире тамган басулар уңышны да тулы күләмдә сөендерерлек итеп бирсен.

"Дуслык" җәмгыяте льготалы программа нигезендә алган яңа «К-700» тракторына өстәмә җайланма куеп иң әһәмиятле урында - терлек азыгын таптатуда файдалана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250