Балтачта көзге чәчү тәмамлану алдында
Авыл хуҗалыгы

Балтачта көзге чәчү тәмамлану алдында

Киләсе ел уңышына көздән нигез салына. Район буенча 12 700 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 11 600 гектар мәйданда эш башкарылган инде, нигездә, бодай культурасы чәчелә.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында Дуслык, Тимирязев исемендәге, Сорнай, Маяк, Якты юл, Смәел, Алга, Арборда чәчү төгәлләнде. Ә Татарстан, Активист, Сосна, Тукай исемендәге, Уңыш, Игенче, Кызыл юл җәмгыятьләрендә, һава торышының уңай торуыннан файдаланып, бу берничә көндә көзге чәчүне тәмамларга дигән бурыч куелды.

250

Нет комментариев