Балтачта комбайннар парады башланды
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ленар Наил улы Гарипов та катнаша
Җәйнең беренче ае узып бара. Бүген районда комбайннар парады башлана. Башка еллардан аермалы буларак, быел комбайннар парады зоналап түгел, ә һәр хуҗалыкта аерым үткәреләчәк. Комиссия хуҗалыкларда булып комбайннар әзерлеген урыннарда тикшерәчәк.
Беренче булып имтиханны «Татарстан» җәмгыяте тапшырды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ленар Наил улы Гарипов та катнаша.
Парадта иң беренче чиратта комбайнчыларның документлары, янгын сүндергеч, аптечка, махсус киемнәр (спецодежда) тикшерелде, аннан соң инде комбайннарның төзеклеген тикшерергә керештеләр. Һәрбер кыр корабының жаткасына салам һәм ашлык салып карадылар, иң мөһиме эшләтеп караганнан соң бөртеклеләрнең җиргә төшмичә, бункерга керүе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев