Чутайда терлек азыгы траншеяларына 2 млн.сумнан артык акча тотылачак (фото)
Авыл хуҗалыгы

Чутайда терлек азыгы траншеяларына 2 млн.сумнан артык акча тотылачак (фото)

«Кызыл юл» җәмгятенеӊ Чутай авылында урнашкан терлекчелек комплексында быелгы терлек азыгы кабул итәрлек итеп 2 зур траншеяны реконструкция үткәреп, файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

Искергән траншеяныӊ стеналары, түр башы өр-яӊадан бетон «күлмәк» киячәкләр, аларныӊ идәннәре дә бетонланачак.
Хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин әйтүенчә, бу эшләрне башкару 2 миллион сумнан артыкка төшәчәк икән, әмма терлек азыгы сыйфатлы булып саклансын, терлек авызына чиста, чит кушылмаларсыз азык керсен дисәк, бу чараларны без тиешенчә башкарырга бурычлы, диде ул.

250

Нет комментариев