Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Эшләнмәләр конкурсында кемнәр җиңгән? (фото)

Кызганыч, конкурста бик аз кеше катнашты.

Август аенда, Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Балтач районы оешмасы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында иҗади күнекмәләрне үстерү, көндәлек эшләрне иҗат белән чиратлаштыру, бөртекле культураларның сабакларын һәм башакларын иҗади куллану юнәлешендә күзаллауны киңәйтү максатларында, бөртекле культуралар һәм саламнан эшләнмәләр конкурсы игълан иткән иде.

Конкурста авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр, профсоюз әгъзалары катнашты. Эшләнмәләрнең һәркайсы бәяләү өчен профсоюзның район комитетына тәкъдим ителде.

Конкурсның нәтиҗәләре билгеле. «Кызганыч, әмма конкурста бик аз кеше катнашты. Әлбәттә, олы кешегә иҗади эш белән шөгыльләнү өчен вакыт бүлү кыен, ләкин хезмәт яшендәге кешеләргә ял көннәрендә булса да эштән читкә китеп, балалары белән төрле шөгыльләргә өйрәнүне, кул эше белән мавыгуны өстенлекле итәргә кирәктер. Әлеге бәйге шартлары буенча, асылда, үз кулларың белән эшләнмәләр ясау өчен, зур теләктән һәм Балтач районының киң кырларында җиңел табыла торган материаллардан башка бернәрсә дә кирәкми иде,» — дип билгеләп узды район профсоюз комитеты рәисе Марина Ишмурзина.

Тәкъдим ителгән эшләнмәләр конкурс комиссиясе тарафыннан бәяләнде һәм барлык катнашучылар акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре — Лилия Бариева һәм Надежда Кәбирова, «Труд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәре — Светлана Копарова, «Яна тормыш» җәмгыяте хезмәткәре — Гөлия Әсхәдуллиналар конкурсның җиңүчеләре булып танылдылар! Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз! - дип яза Рәсми Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев