Быел кырларга кертү өчен иң күп аммиак суын - 700 тонна «Бөрбаш» хуҗалыгы запаслады. Бүген ул «Татарстан"да - 600, «Труд»та 400 тонна бар. Шул ук вакытта химик составы ягыннан зыянсызрак саналган бу ашлама «Сорнай», «Кама», Тукай исемендәге, «Уңыш», «Борнак», «Арбор», «Алга» хуҗалыкларында бөтенләй юк. Һәм аларда ашламаларның башка төрләре дә...
Быел кырларга кертү өчен иң күп аммиак суын - 700 тонна «Бөрбаш» хуҗалыгы запаслады. Бүген ул «Татарстан"да - 600, «Труд»та 400 тонна бар. Шул ук вакытта химик составы ягыннан зыянсызрак саналган бу ашлама «Сорнай», «Кама», Тукай исемендәге, «Уңыш», «Борнак», «Арбор», «Алга» хуҗалыкларында бөтенләй юк. Һәм аларда ашламаларның башка төрләре дә җитәрлек дәрәҗәдә тупланмаган. Ашламаларсыз гына ашлыкны күп итеп үстерергә уйлыйлар бугай. Менә-менә язгы чәчү эшләре башланырга торганда, ашламаларны аз күләмдә генә туплаган хуҗалыклар булуы җитди борчу тудыра.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Нет комментариев