Язгы чәчү эшләре районда тәмамлану алдында
Кукуруз – безнең терлекчелек тармагы өчен мөһим культура, аны чәчүгә әзерлек көздән башлана
Язгы чәчү эшләре районда тәмамлану алдында тора. Соңгы көннәрдә игенчеләребез кукуруз чәчүне нык тизләттеләр.
Терлекчелекнең азык базасының төп нигезен тәшкил итүче бу культура районда 10479 гектар мәйданда игелә. Шуның 2870 гектары – бөртек алу өчен. Бөртеккә дигән кукурузны чәчү инде тәмамланды. Атна ахырына кукуруз чәчү гомумән тәмамланыр, дип көтелә.
– Кукуруз – безнең терлекчелек тармагы өчен мөһим культура, аны чәчүгә әзерлек көздән башлана, дип әйтергә була. 400 гектардан артык мәйданда орлык өчен игелүче кукуруз сортларын көздән кайдан алырга була, бездә кайсы сортлар үзен яхшы күрсәтә, бу турыда хуҗалык белгечләре белән бергәләп фикерләшәбез. Бу очракта «Лимагрен», «Сингента» фирмасының гибрид орлыкларына өстенлек бирәбез. Азат Хәбибуллин кебек тырыш механизаторларыбыз, зур егәрле техникаларыбыз, югары җитештерүчән чәчкечләребез булганда, чәчү эшләрен чагыштырмача кыска вакытта тәмамлау алында торабыз. Хуҗалыкта эш бетми, хәзер уҗым культуралары чәчүлекләрен химик утау, тукландыру, авыруларга һәм зыян салучы бөҗәкләргә каршы эшкәртү белән шөгыльләнергә вакыт җитте, терлек азыгы әзерләү техникасы тиешенчә карап чыгылды. Табигать шартлары уңай булып, ватылмыйча, хәвеф-хәтәрсез эшләп, куелган максатларга ирешергә иде, ди «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев