Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Җиденче фатир түбә астына керде. Алтысында инде хуҗалык белгечләре яши» (фото)

Без эшләгән чорда мондый уңайлыклар, мөмкинлекләр булмады.

Һәр кешегә үз туган авылы якын һәм матур. Авылым көннән көн матурлана. Яңа йортлар калкып чыга. 

Менә шушы көннәрдә генә «Кызыл юл» кооперативы җиденче фатирын түбә астына кертте. Алтысында инде хуҗалык белгечләре яши. Бөтен уңайлыклары булган фатирның ачкычын ал да, күңележне биреп тырышып эшлә генә. 10 елдан фатир синеке була. 

Без эшләгән чорда мондый уңайлыклар, мөмкинлекләр булмады. Бу фатирда яшәүче белгечләр бар да читтән килгәннәр. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый диләрме? Үзебезнең яшьләр авыл хуҗалыгы белгечлеге алып кайтып эшләсәләр, туган авылыбыз тагын да матурланыр, яшәрер иде.

Гөлзифа Нәҗипова,

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев