"Игенче" кырларында игенчеләр хөрмәтенә концерт гөрләде.
Авыл хуҗалыгы

"Игенче" кырларында игенчеләр хөрмәтенә концерт гөрләде.

13 август көнне Карадуган авыл җирлегенең авыл клублары хезмәткәрләре "Игенче" кырларында ял концерты белән чыгыш ясады.

Игенчеләр төшке ялга туктаган арада алар хөрмәтенә егет-кызлар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ел саен үткәрелүче мондый чаралар комбайнчы, механизатор егетләребезгә уттай урак өстендә алга таба тагын да дәртләнеп эшләргә көч-куәт өсти. Игенчеләр үз чиратларында, ял концерты тәкъдим ткән авылдашларына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
 

Автор фотосы.


агитбригада

Нет комментариев