«Игенче» хуҗалыгының Кенәбаш фермасы янындагы юлларыннан авыл халкы да көнләшерлек булды хәтта.
Чөнки бирегә ялт итеп вак таштан юл түшәлде. Фермада эшләүчеләр өчен бөтен яклап салынган әлеге юлдан хәзер хезмәткәрләр дә шөкер итеп йөри. Пычрак ерасы юк бит. Арбаш авылы башында төзелеп килүче ферма янындагы юлда да бүгеннән үк тәртип салынган. Эшләгән кешенең кадерен белеп, аларга мөмкинлекләр тудырган җитәкчеләргә афәрин диеп, башкаларга үрнәк итеп куясы килә үзләрен.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев