«Кама»лылар елның-елында техника әзерлегенә җаваплы карыйлар
Шушы көннәрдә «Кама» хуҗалыгында да техникаларга техник күзәтү уздырылды. Биредә барлыгы 26 трактор һәм 13 прицеп бар.Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов «Кама»лылар елның-елында техника әзерлегенә җаваплы карыйлар. Минем тарафтан тормоз системалары төзеклеге, яктылык приборлары, руль идарәсе тикшерелде. Шулай ук медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгеләре булу-булмау каралды. Шушылардан чыгып, «Кама» хуҗалыгы техникалары язгы кыр эшләренә әзер, дип нәтиҗә ясап була, диде.
Нет комментариев