Киләчәк яшьләр кулында
Яшьләр хезмәт урыннарында да мактаулы
Куныр авылында яшәүче Галиевлар гаиләсе Чутай авылыннан чыккан районыбызга билгеле Галиевлар нәселеннән. Гаилә башлыгы Вәгыйз әфәнде мәгариф ветераны, озак еллар укытучы, директор урынбасары, 20 елдан артык мәктәп директоры, ә тормыш иптәше Рәмзия фельдшер-акушер булып эшләде. Алар ил-көннәргә игелекле өч бала үстереп, матур гына гомер итәләр.
Төпчек уллары Салават Казан шәһәрендә энергитика институтында өч ел белем алганнан соң, «Минем урыным авылда», дип төп йортка кайтырга карар кыла. Бер-ике ел төрле юнәлешләрдә үзен сынаганнан соң күмәк хуҗалыкка механизатор булып эшкә урнаша. Яшь егетне ике куллап каршы алалар һәм берүзенә ике техника — зур егәрлекле «К-742» һәм терлек азыгы әзерләү комбайнын тапшыралар.
Салават һәр юнәлештә дә күпләргә үрнәк булырлык эш күрсәтә. Хуҗалык җитәкчелеге дә, белгечләр дә аның эшеннән бик канәгать.
Салават 2022 елның сентябрь аенда Смәел кызы Гөлназ белән гаилә кора. Гөлназ җирле үзидарәдә бухгалтер булып эшли. Гаилә сөенечләрен арттырып, уллары үсеп килә. Яшьләр хезмәт урыннарында да мактаулы булып, төп нигездә әти-әниләренең лаеклы дәвамчылары булып матур гына гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев