Кышлык печәнең бармы?
Авыл хуҗалыгы

Кышлык печәнең бармы?

Бу көннәрдә күмәк хуҗалыклар, шәхси хужалыкларында терлек асраучылар дәррәү килеп кышка печән әзерлиләр.

Район буенча 2 июль көне мәгълүматлары буенча районда 13 мең 281 тонна печән әзерләнгән, шуның 11мең 741 тоннасы пресслау юлы белән тупланган. Күмәк хужалыклар үзләре белән беррәттән шәхси хужалыкларны печән белән тәэмин итү турында да онытмыйлар, аларга кышлату чорына 7 мең 160 тонна печән инде кайтарылган. Иң күп печән - 1181 тонна «Бөрбаш» хужалыгында әзерләнгән, шулай ук «Дуслык»та 1026 тонна печән тупларга өлгергәннәр. «Яңа тормыш», «Алга», «Якты юл» хужалыкларында да әзерләнгән печәннең күләме бер мең тоннага якынлаша.

250

Нет комментариев