Авыл хуҗалыгы
"Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин - җиңүче!
"Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте "Бөтенроссия басулары көне - 2017" агросәнәгать форумы кысаларында уздырылган күргәзмәдә җиңүгә иреште.
5-6 июль көннәрендә Лаеш районында "Бөтенроссия басулары көне - 2017" агросәнәгать форумы узды, шул уңайдан күп кенә төбәк һәм районнардан килгән оешма-предприятиеләрнең күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә безнең Балтач районы да катнашып, авыл хуҗалыгы районы буларак, үз эшчәнлеген һәм җитештергән продукциясен тәкъдим итте.
Әлеге күргәзмә эшчәнлегендә районның "Кызыл юл" һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклары да катнашты. Һәм "Кызыл юл" җәмгыяте терлекчелек һәм сөт җитештерүдәге уңышлары югары бәяләнеп, зур җиңүгә иреште.
"Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Нургаянович Хәйруллин РФ Авыл хуҗалыгы министры А.Н. Ткачёв имзалаган Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры М.Г. Әхмәтов исеменнән III дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Әлеге дәүләт бүләкләрен тантаналы төстә район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев