Кыр батырларына вымпеллар һәм сертификатлар тапшырылды
Авыл хуҗалыгы

Кыр батырларына вымпеллар һәм сертификатлар тапшырылды

Виктор Федоров "Активист" хуҗалыгының гына түгел, районыбызның да алдынгы комбайнчысы.

"Кызыл юл" хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Рафыйк Галиев вымпелны район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан кабул итеп алды. Нәкыйп Шәйхетдиновка исә сертификат тапшырылды.

Виктор Федоров "Активист" хуҗалыгының гына түгел, районыбызның да алдынгы комбайнчысы. Бу турыда аңа район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан берюлы тапшырылган 2 вымпел һәм акчалата бүләкләр дәлилли. Виктор районыбызда сәхнә йолдызы да, аларның гаилә ансамбле бихисап күп җирдә чыгыш ясады. Юрий Андреевка исә премия алыр өчен сертификат тапшырылды.

Фото: автор

 


вымпел кыр батырлары

Нет комментариев