Мансур Сәләховның аты быел да җиңүчеләр рәтендә. Котлыйбыз!
Авыл хуҗалыгы

Мансур Сәләховның аты быел да җиңүчеләр рәтендә. Котлыйбыз!

Атларга булган мәхәббәте уллары Фәннүр белән Газинурга да күчкән.

Чапшар авылында яшәүче Мансур Сәләховны белмәгән кеше юктыр. Райондашыбызның бизәлгән аты һәр бәйрәмнең күрке.

Арча районы Яңа Кырлай авылында ел саен узучы «Ат көне» бәйрәмендә дә даими катнаша Мансур абый.

Атларга булган мәхәббәте уллары Фәннүр белән Газинурга да күчкән. Быелгы бәйрәмдә улы Фәннүр Сәләхов бизәлгән атлар бәйгесендә 3 урын яулады. Котлыйбыз!


Мансур Сәләхов

Нет комментариев