«Салкын чишмә»дә эшләрнең икенче этабы бара
Авыл хуҗалыгы

«Салкын чишмә»дә эшләрнең икенче этабы бара

Районыбызның йөзек кашына әйләнгән паркта балалар мәйданчыгы төзелә

«Салкын чишмә» паркын райондашларыбыз яратып кабул итте. Көн дә анда барып, чишмәсеннән су алып, паркта ял итүчеләр бар. Бүгенге көндә биредә янәдән төзелеш эшләре бара. Бу юлы инде балалар мәйданчыгы төзелә. Димәк, киләчәктә биредә балалар өчен дә рәхәтләнеп күңел ачар урын барлыкка киләчәк. Булганның кадерен белеп, эшләүчеләрнең хезмәтен хөрмәтләп, матурлыкны саклап тотсак иде.


Нет комментариев