Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Сосна» хуҗалыгы фермасында 3 аяклы ат яши

Бу хәбәргә дөрестән дә үземнеӊ дә ышанасым килмәде. Әмма хужалык рәисе Фирдәвес Ситдыйков атлар янына алып барып бу хәлне күрсәткәч - ышандым.

Әлегә ат дип әйтеп булмый, колын гына икән ул. Бу тайныӊ аягында гангрена башлангач хужалык белгече (бу турыда үзеннән сорап, киӊрәк җиткеребез әле) аны кисәргә алынган. Бу вакыйгадан соӊ 2 айга якын вакыт узган, операция уӊышлы чыккан булсын инде. Хәзергә анасы янында бу колын 3 аяклап хәрәкәтләнә, бәлки киләчәктә хужалык белгечләре «культ»та (агачтан ясалган аяк) ясап киертерләр әле. Колынныӊ анасы аныӊ янына бик җибәрәсе килми, якынлашучы кешегә каршы бара, балакаен гәүдәсе белән каплап куя. Ничек кенә булмасын, яшәргә омтылыш булганда авырлыкларны хайваннар да бергәләп җиӊә, бит…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250