Авыл хуҗалыгы
"Сосна" җәмгыятенең яшь комбайнчылары - кыр корабы капитаннары (фото)
Районыбызның яшь комбайн экипажы "Сосна" җәмгыятеннән Илфат Закиров белән Фидан Габдрахманов "Хезмәт кешесен данлыйбыз" һөнәри конкурста катнашып, республикада танылып кайттылар.
22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Тәтеш районының авыл хуҗалыгы техникумы базасында яшь комбайнчыларның "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика конкурсы узды. Әлеге конкурста 30 яшькә кадәрге булган комбайн экипажлары катнашты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылучы бу чара авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башлаган яшь хезмәтчәннәр өчен стимул һәм киләчәген кайгырту мөмкинлеге булып тора.
Ярышка нәтиҗәләр суктырган ашлык күләме, тест сорауларына җавап һәм практик күнекмәгә бәядән чыгып билгеләнде. Райондашларыбыз республика буенча иң мактаулылар булып танылдылар, алар биремнәрне дөрес үтәп, 15 иң яхшы экипаж рәтенә керделәр. Җиңүчеләргә Казан дәүләт аграр университетның агроинженерия тармагы буенча бюджет бүлегенә укырга керү мөминлеге бирә торган сертификатларга һәм акчалата бүләкләргә ия булдылар.
Районыбыз экипажы быелгы урып-җыю чорында 1550 тонна ашлык суктырып алуга ирешкән. Алар районыбыз данын республика күләмендә яклап, кыр корабы капитаннары булып танылдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, иминлек һәм матур хезмәт күрсәткечләре телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев