Сөт җитештерү тармагыныӊ мөһимлеге турында һәркем белә, әмма район хуҗалыклары арасында бу тармакта артталык баручылар, нигәдер арта бара.
Март ае башы белән чагыштырганда Тимирязев исемендәге, «Сорнай», «Яӊа тормыш», «Якты юл», «Труд», «Тукай» исемендәге хуҗалыкларда савыла торган сөтнеӊ күләме кимегән, ә 8 хуҗалык узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда сөт тапшыруны киметкән. Араларында бер тоннадан артык киметкәннәр дә бар. Бу очракта, бүген сөтнеӊ 1 килограммын уртача 26 сумга һәм узган чор белән чагыштырганда һәр килограмм 6 сумга артык сатылганын исәпкә алсак, бу хуҗалыкларныӊ бу өлкәдә күпме югалтуларын чамаларга була. Район буенча 18 мартка 187 466 килограмм сөт савылган, шуныӊ 177 428 килограммы сатылган.
Нет комментариев