Сыер савучылар ярышының җиңүчеләре билгеле (+бик күп фото)
Авыл хуҗалыгы

Сыер савучылар ярышының җиңүчеләре билгеле (+бик күп фото)

Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Якты юл” җәмгыятенең Шода фермасы базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.

Алдынгы сыер савучылар арасында 38 тапкыр, технологлар арасында 14 тапкыр оештырылучы әлеге ярышта гадәттәгечә ике һөнәр ияләре арасында 3 төп җиңүче һәм әлбәттә хезмәт итү елларына карап иң яшь һәм иң өлкән хезмәткәрләр ачыкланды.

Технологлар арасында беренчелекне “Татарстан” җәмгыятеннән РаушанКәлимуллин яулады. “Труд”тан Римма Кузнецова - икенче, “Борнак”тан Илфак Фәләхетдинов өченче булды.

Сыер савучылар арасында “Дуслык”тан Анна Федотова - беренче, “Яңа тормыш”тан Рәмзия Әсхадуллина - икенче, “Якты юл”дан Раушания Габдрахманова өченче призлы урын яулады.

Баш мөхәррир фотолары


Нет комментариев