Сыналу чоры
Табигать авыл хезмәтчәннәрен ел саен сыный. Килгән язлары да, җәйгә кереп китүләр дә шактый үзенчәлекле булды, менә хәзер терлек азыгы хәзерләүнең дә беренче этабын тәмамлау сузылып килә. Шулай да үлән картайганчы, витаминнарга бай вакытта терлек азыгын әзерләп калу зарури. Әйе, хәзерге вакытта барысы бергә җыелды, авыл хуҗалыгында эшләрнең очы-кырые юк. Терлек азыгын да хәзерләргә, игеннәрне дә тәрбияләргә, техниканы урып-җыюга да әзерләргә кирәк.
24 июньгә булган мәгълүматлар буенча районда 91670 тонна сенаж, 195 тонна печән әзерләнде. Күпьеллык үләннәр 13 мең 764 гектардан артык мәйданда чабылган, шуның 13 мең гектары – сенажга, 526 гектары – печәнгә, 258 гектары яшел масса өчен. Соңгы атналарда һава торышы барлык хуҗалыкларга да терлек азыгы әзерләү эшен тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирмәде – печән киптерү, сенаж әзерләү өчен дә шартлар уңай булмады. 1872 гектар мәйданда урылган, бүгенге көндә теземнәрнең аскы ягы череп, исләнеп яткан күпьеллык үләннән сыйфатлы азык әзерләү турында сүз дә була алмый. Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Маяк», Тукай исемендәге хуҗалыкларда мондый мәйданнар 240-160 гектарны тәшкил итә. Бу очракта, кем терлек азыгын хәзерләүгә иртә тотынды, шул отты, дияргә тулы нигез бар. Бары ике хуҗалык – «Арбор» һәм «Татарстан» гына күпьеллык үләннәрне сенажга салуны тәмамлады. Беренче хуҗалыкта күпьеллык үләннәрнең мәйданы чагыштырмача азрак булса, «Татарстан» хуҗалыгы исә терлек азыгы хәзерләүдәге өлгерлеге югары җитештерүчән техника белән тәэмин ителеше белән аңлатып була. Әйе, заманча техника кыйммәт, алырга финанс чыгымнары да күп кирәк. Ә бу үз чиратында әзерләнгән терлек азыгының яхшы сыйфаты булуы, нәтиҗәдә мул сөт савуның төп алшарты булып тора. Бүгенге көндә «Татарстан» хуҗалыгында көндәлек 50 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу очракта ниндидер өстәмә дәлилләр китереп тору кирәк түгелдер.
Иң күп сенаж әзерләүче дә «Татарстан» хуҗалыгы, монда кайбер хуҗалыклар белән чагыштырганда ике, хәтта өч-дүрт тапкыр күбрәк масса чокырларга салынган. Чагыштыру өчен таблицадагы саннарны җиткерәбез:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев