Татарстанда уңышны җыеп алу кампаниясе башланды. Беренче булып кырга ТР Азнакай районы игенчеләре чыкты.
Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.
Безнең районда уракка чыгарга зур әзерлек бара, 14-16 июльләрдә барлык хуҗалыкларда да комбайннарның төзеклеге тикшерелеп бетәр дип тәгаенләнә.
Бүгенге көндә комбайннар парады «Маяк» һәм «Дуслык» хуҗалыклары базаларында барса, иртәгә «Активист» һәм «Абор» хуҗалыкларында планлаштырыла.
Нет комментариев