Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек уңай бәяләнде

Район тормышында авыл хуҗалыгы өлкәсенеӊ иӊ әһәмиятле урын алып торуы турында даими искә алабыз, бу турыда уздырыла торган күпсанлы чаралар да дәлилли.

Һәр айда нәтиҗәләргә багышланган хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында уза торган киӊәшмәләрнеӊ төрле хуҗалыкларда уздырылуы, беренчедән, үзебездә булган алдынгы тәҗрибә белән якыннан танышу булса, икенчедән, уздырыла торган җирлеккә бу җыелышка ныклап хәзерләнергә этәргеч бирә. Районда 2017 елныӊ 6 аенда терлекчелек торышына нәтиҗә ясау өчен киӊәшмәнеӊ «Маяк» хуҗалыгында уздырылуы моныӊ бер мисалы. Соӊгы вакытларда бу хуҗалыкныӊ терлекчелек өлкәсендә тотрыклы эшләве куандыра. Монда 6 айда 1802 тонна сөт җитештерүгә ирешкәннәр, бу узган елныӊ шул чоры белән чагыштырганда 106 тоннага артык. Башка юнәлешләр буенча да эшләре калку. Һәр тармакта эш урыннарын тиешле таләпләргә туры китерү, эш шартларын камилләштерү максатыннан күпсанлы төзелеш эшләре алып баралар. Бу турыда газетабызныӊ алдагы саннарында яктыртырбыз әле.

Районда 2017 елныӊ 6 аенда терлекчелек торышына килгәндә, киӊәшмәдә ул, гомумән, уӊай бәяләнде. Көн саен 215 тоннага якын сөт җитештерелә, бу республикада икенче күрсәткеч. Артка бастырып килүче районнар да кул кушырып утырмыйлар, үсеш темпларын арттыра баралар. Димәк, бу өлкәдә безнеӊ эшебез һәрьяктан камил булырга тиеш. 2016 елныӊ беренче яртыеллыгында район авыл хуҗалыгында 1 миллиард сумлык продукция җитештерелгән булса, бу елныӊ шул чорына 1 миллиард 156,2 миллион сумлык продукция бирелгән, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 16 процент. Терлекчелектән килгән акча кереме арта бара, бу яртыеллыкта ул 1 миллиард 77 миллион сум тәшкил иткән. Шуныӊ 72 проценты, ягъни 778 миллионы сөт сатудан, ә 85 миллионы ит сатудан кергән акча. Бу коры саннарда район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренеӊ тырыш хезмәте чагыла, җитәкчеләрнеӊ бурычы - һәрдаим эш шартларын яхшырту, эшләргә мөмкинлек тудыру һәм тиешенчә, вакытында хезмәт хакларын түләү. Җыелышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин бу өлкәдә һәр җитәкчегә конкрет бурычлар җиткерде, районда бер хуҗалыкта уртача сыер савучыга 26 меӊ, икенчесендә 12 меӊ хезмәт хакы түләү башка сыймаслык хәл, дип билгеләп үтте. Бу очракта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм урындагы белгечләр булган хәлне исәпкә алып утыручылар гына булмаска тиеш, диде ул. Һәр терлектән көӊдәлек артымны, һәр сыердан сөт савуны арттырмыйча куелган бурычларга ирешү мөмкин булмаганлыгын билгеләп, район башлыгы терлекләрнеӊ генетикасы, нәселне яхшырту, яшь терлекләрнеӊ сакланышы һәм баш санын даими арттыру мәсьәләләренә хуҗалык җитәкчеләренеӊ һәм белгечләрнеӊ игътибарын юнәлтте.
Рамил НОТФУЛЛИН:
- Районда, бер җирлектә яшәп, хезмәт куеп, бер хуҗалыкта уртача сыер савучыга 26 меӊ, икенчесендә 12 меӊ хезмәт хакы түләү башка сыймаслык хәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250