Районыбызда язгы кыр эшләренә кадәр авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү үткәрелде.
Чират буенча «Уңыш» лылар да җавап тотты. Биредә 16 трактор һәм 10 прицеп бар.
Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов биредәге механизаторларның эшенә югары бәя бирде, транспортлары яхшы әзерләнгән иде, диде.
«Уңыш» хуҗалыгының уңган һәм тырыш хезмәткәрләренә барлык башлангычларында уңышлар юлдаш булсын!
Нет комментариев