"Колхозда сенаж салабыз. Газизуллин Нуретдин, Минһаҗев Таһир, Фатыйхов Сәйдәш, Шәйхетдинов Илдар, Бадретдинов Рифат йөк ташучылар. Корбангалиев Фаиз азык комбайны белән турап төяүче.
Гарифуллин Фәннур траншеяда сенаж таптый. Рамазанов Рәдис бдм агрегаты белән чәчүгэ җир әзерли. Комбайнерлар уракка чыгарга әзерләнә, ремонтта",- дип хәбәр итә күмәк хуҗалык.

Чыганак: #ШатКөшкәтбаш
Фотосурәтләр Лилия Гарифуллина һәм Фидәрис Гарифуллиннан
Нет комментариев