Сөт җитештерүдә күчеш чоры булса да, район хужалыкларында сөт саву мәсьәләсен ничек кенә булса да, бер югарылыкта тотарга тырышалар.
Яшел азыкныӊ ким керүе дә сөтнеӊ артуына ярдәм итми. Август ае башыннан хужалыкларда 29 августка 6752 килограмм сөтне ким җитештерделәр. Күп хуҗалыклар артка барганда, «Яӊа тормыш»та бу чорда сөт җитештерүне арттыру мәсьәләсен уӊай хәл итәләр. Монда ай башына караганда 977 кг. сөт артык савылган, көнлек савым хужалык буенча 10 меӊ килограммга аздан тулмады, 29 августка барлыгы 9935 кг. сөт җитештерелгән. Ә район буенча иӊ күп сөт «Татарстан» хуҗалыгында савыла, алар тәүлеккә 17 000 килограмм чиген узып киттеләр инде. Шулай ук «Дуслык», «Кызыл юл» кумәк хуҗалыкларында да көнгә 13 меӊ кг.нан артык сөт савыла. Тимирязев исемендәге, «Борбаш», «Сосна», «Смәел» хуҗалыклары тәүлеккә 10 меӊ кг.нан артык сөт җитештерәләр.
Нет комментариев