Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Яңа тормышлылар кышка инде әзер (+фоторепортаж)

Чәршәмбе көнне «Яңа тормыш» хуҗалыгы күмәк хужалык житәкчеләрен һәм терлекчелек буенча белгечләрне кабул иттте.

Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең 5 айлык эш нәтиҗәләре турында киңәшмә бу хуҗалыкта үткәрелүе һич тә очраклы түгел. Һәр өлкәдә тотрыклы эшләүче «Яӊа тормыш»ныӊ күрсәткечләре елның елында югары. Икътисади нәтиҗәләр буенча хуҗалык республикада мактаулы. Терлек торакларын караганнан соң киңәшмәдә катнашучылар, яңгуллылар инде кышка әзерлекне тәмамлау алдында икән, дигән нәтиҗә ясадылар. Ике урында урнашкан терлекчелек комплексыныӊ агарту, буяу эшләре тәмамланган, зур реконструкция эшләре дә алып барыла. Яӊасын өлгертсәк, буаз сыерларны тәрбияләү торагы куелган барлык таләпләргә җавап бирәчәк, ди ферма мөдире Илһам Рафиков. Киӊәшмәнеӊ икенче өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Набиуллин тарафыннан, монда килеп өйрәнергә һәм хуҗалыкныӊ эш тәҗрибәсен башка хуҗалыкларда да яраклаштырып куланырга кирәк, дигән фикере нигезле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250