Бакча җиләге өчен табигый ашлама рецепты
Табигый ашламаны җиләк өлгергән вакытта сиптерү киңәш ителми, чөнки бу җиләкнең тәменә йогынты ясарга мөмкин
Бакча җиләген тукландыру таләп ителә. Кайбер тәҗрибәле бакчачылар моның өчен составында химик препаратлар булмаган, үзләре ясаган ашламаны куллана, дип яза «Шәһри Казан».
Бакча җиләге өчен табигый ашлама рецепты
1 стакан иләнгән көл, 2 грамм марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод алына.
Иң элек көл өстенә 2 литр кайнар су салып, аны суытырга куялар. Аннан аны сөзеп, 10 литр суга салып болгаталар. Шуңа марганцовка, бор кислотасы һәм йод кушып, янә яхшылап болгаталар.
Әзер булган ашлама бакча җиләгенең яфракларына яхшылап сиптерелә. Яфраклар тулысынча чыланган булырга тиеш.
Табигый ашламаның файдасы
- үсемлекне тукландыра
- иммунитетын ныгыта
- корткычлардан саклый.
Бакча җиләген кайчан тукландырырга?
- чәчәк атканчы
- уңыш җыеп алынганнан соң
- көзге кыраулар алдыннан.
Игътибар: җиләк өлгергән вакытта сиптерү киңәш ителми, чөнки бу җиләкнең тәменә йогынты ясарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев