Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчаны кырмыска басса, нишләргә?

Белгеч билгеләп үткәнчә, идән астында яисә диварда бу бөҗәкләр йомырка салу өчен җылына торган камералар ясаган булуы ихтимал.

Әгәр дә бакчагызда яисә дачада кырмыскалар барлыкка килгән икән — бу куркыныч түгел. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтының әйдәп баручы инженеры, мирмеколог Данила Горюнов "АиФ«ка шулай дип бедергән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, идән астында яисә диварда бу бөҗәкләр йомырка салу өчен җылына торган камералар ясаган булуы ихтимал. 

«Әгәр дә өегездә кырмыска барлыкка килгән икән инде, димәк, моның өчен шартлар бар һәм бу сезгә сигнал. Чөнки агачның чери башлаган булуы яисә анда гөмбәчекләр барлыкка килүе ихтимал. Идәнне сүтеп карарга кирәк», — дип киңәш итә эксперт. 

Аның сүзләренчә, бакчада кырмыскалардан котылу мөмкин түгел, чөнки бу бөҗәкләрне җиңеп булмый. 

«Әмма алар белән килешергә мөмкин. Кырмыскалар кеше активлык күрсәткән җирдә яшәми. Әгәр дә җирне казыйсыз, берәр нәрсә эшлисез икән, алар аннан качачак. Ә менә бакчада сирәк булсагыз, киресенчә, кырмыскалар артачак», — дип кисәтә Данила Горюнов.

чыганак

Фото: http://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев